Васил Шәйхразиев Тәбрис Яруллин һәм яшьләр форумы активы белән очраша

Тәбрис Яруллин татар конгрессындагы вазифасыннан үз теләге белән китә, очрашуда сүз татар яшьләре форумы проектларын дәвам итү турында бара.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бу минутларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы активы белән очраша. Алар Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектларының Тәбрис Яруллин киткәннән соң да дәвам итүе турында сөйләшә.

  • 11 июнь көнне Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары һәм Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәислеге вазифаларыннан үз теләге белән китүен белдерде