Төркия татарлары ике йөз кешелек ифтар оештырган

Анталиядә узган чарада татарлар һәм төрекләр татар халык җырларын башкарган.
(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Анталия татарлары “Хуш килдең, шәһри Рамазан” дип аталган ике йөз кешелек ифтар кичәсе оештырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Төркия вәкиле Хакан Отлууглы хәбәр итте.“Рамазан ае уңаеннан Анталия татарлары бик күркәм бәйрәм оештырды. Ахшам намазыннан соң, кичке тугызынчы яртыда барлык ике йөз кеше дә авыз ачты”, - диде ул. Хакан сүзләренчә, татарлар да, төрекләр дә гаиләләре, балалары белән  ифтарга килгән. “Ифтардан соң татарча җырлар җырладык, балалар төрле уеннар белән мәшгуль булды”, - дип сөйләде ул.Шулай ук чарада татар теле укытучысы Халидә Әхмәтова, “Анталия татарлары” оешмасы әгъзасы Фәнис Зыялы, Пермь шәһәрендә туып үскән Анталиядә яшәүче Габделхалик Төхвәтуллов та катнашкан.