Казахстанның Талдыкорган шәһәре халкы киләсе җомгада Сабан туен бәйрәм итә

Кунакларга "Сабан туе төсләре" концерт-күңел ачу программасы әзерләнә.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). 17 май көнне Казахстанның Талдыкорган шәһәрендә узачак Сабан туенда Татарстан артистлары чыгыш ясавы көтелә. Бу хакта җирле татарларның якташлык оешмасы хәбәр итә.  Кунакларга "Сабан туе төсләре" концерт-күңел ачу программасы әзерләнә. Балалар исә әкиятләр дөньясы белән танышып, бәйгеләрдә, ярышларда катнаша алачак.  Спорт яратучыларга милли көрәш, җыр-моңга сусаганнарга фольклор мәйданчыгы эшләячәк, диелә хәбәрдә.