Чиләбедә балалар Сабан туена әзерләнәләр

Урал мәдәни-спорт фестиваленә 7-17 яшьлек балалар чакырыла.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). 25 май көнне Чиләбенең Пушкин исемендәге шәһәр бакчасында "Дөнья балалары Сабан туе мозайкасы нурларында"  Урал мәдәни-спорт фестивале узачак. Бу хакта Чиләбе башкортларының "Уралым" мәгълүмат чарасы хәбәр итә. 
 
Фестиваль быел 25 нче тапкыр үткәрелә. Анда 7-17 яшьлек балалар катнаша ала. Милли бәйрәм сәхнәсендә аерым гына да, коллектив белән дә чыгыш ясарга мөмкин. 
 
Катнашучылардан гаризалар 18 майга кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.