Анталия Хакимияте үткәргән ифтар мәҗлесендә җирле татар балалары Коръән укыган

Ифтар Анталиядә яшәүче халыкларны берләштергән чарага әверелгән.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Рамазан ае уңаеннан Анталия Хакимияте үткәргән ифтарда җирле татарлар да катнашкан һәм Коръән укыган. Бу хакта "Анталия татарлары" оешмасы хәбәр итә. 
 
"Ифтар Анталиядә яшәүче халыкларны берләштергән чарага әверелде. Мөселманнар өчен бу зур бәйрәм. Чара башында балалар Коръән сүрәләре укыды. Олылар эстафетаны Габдулла Тукай шигырьләре белән дәвам итте, татар халык җырларын башкарды, курайда, аккардионда уйнады", - диелә хәбәрдә. 
 
Җирле милләттәшләр киләчәктә дә мондый чараларда катнашырга ниятли.