Чиләбе татар яшьләре өлкәдә татар театрын торгызырга тели

Беренче булып алар "Башмагым" спектаклен тамашачыларга тәкъдим итәчәк.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). "Башмагым" спектакле Чиләбе өлкәсендә татар театрын торгызу максатыннан сәхнәләштерелә. Бу турыда Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы яшьләре активисты Оксана Ильюп хәбәр итә.
 
Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы вәкилләре Җәүдәт Фәйзи музыкасына Хәбибулла Ибраһимов пьесасы буенча язылган "Башмагым" спектаклен сәхнәгә куярга әзерләнә.
 
"Актерларның берсенең дә профессиональ белеме юк. Әмма без һәммәбез дә татар җанлы  иҗади кешеләр. Шуңа күрә без бергә һәм без булдырабыз", - дигән Оксана Ильюп.