Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда матурлык бәйгесе хатын-кызларның милли йөзен саклап калуга багышланды
«Авыргазы гүзәле-2021» — матурлык, яшьлек һәм сәләт бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды.
(Казан, 13 апрель, Татар-информ»). Башкортстанда «Авыргазы гүзәле-2021» — матурлык, яшьлек һәм сәләт бәйгесе үтте. Чара татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләрне, йолаларны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде.
Чыгышларны бәяләүче төркемдә Башкортстан Республикасы татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Фаил Фәтхетдинов та бар иде. Бу турыда автономиянең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.
Кызлар үзләре белән таныштырып үткәннән соң, бию, җыр, нәфис сүз осталыгын да күрсәттеләр, кул эшләрен башкару, тәмле ризыклар пешерү серләрен бүлештеләр.
«Иң иҗади кыз» номинациясендә Әбдрәхимова Ильвина, «Татар телен иң яхшы белүче кыз» номинациясендә Яшлякова Эльвина, «Наз» номинациясендә — Хәсәнова Аделина, «Гореф-гадәтләрне саклаучы» номинациясендә Арсланова Аделина, «Шаян кыз» номинациясендә — Нурыева Элеанора, «Иң зифа кыз» номинациясендә — Солтанова Арина җиңүче итеп табылды.
Гомәрова Дилә Гран-прига ия булды.
Чараны оештыруда автономиянең Шура әгъзасы, Авыргазы районы төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Риф Вәлиев башлап йөрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз