Ульянов өлкәсендә «Ел гаиләсе» өлкә конкурсының район этабында татар гаиләсе җиңде

Сәхәбетдиновлар гаиләсе Мәләкәс районын өлкә конкурсында тәкъдим итәчәк.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы Никольское на Черемшане авылында «Ел гаиләсе» өлкә конкурсының район этабы узды. Әлеге бәйгедә җиңүчегә өлкә Губернаторының премиясе тапшырылачак. Мәртәбәле конкурста катнашучылар арасында ике татар гаиләсе дә бар иде.

Шулай итеп, бәйгедә татар гаиләләре Мөси авылыннан Мингәрәй һәм Гөлнәфис Сәхәбетдиновлар, Мулловка эшчеләр бистәсеннән Рөстәм һәм Гөлисә Гайнетдиновлар катнашты. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Күпләр өчен үрнәк булырлык гаиләләр үзләренең иҗади номерларын күрсәтте. Сәхәбетдиновлар гаиләсе «Ел гаиләсе-2021» конкурсының муниципаль этабында җиңүче итеп танылды. Нәкъ менә алар Мәләкәс районын өлкә конкурсында тәкъдим итәчәк.

Губернатор Сергей Морозов инициативасы буенча төбәктә «Ульяновск өлкәсенең күркәм гаиләләре тормышы» дип исемләнгән китап басылып чыкты. Бу проект гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, үрнәк гаиләләрне күрсәтүгә, гаиләнең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Анда Мәләкәс районыннан сигез гаилә кергән. Алар арасында Мулловка эшчеләр бистәсеннән Рәис һәм Лилия Шариповлар гаиләсе дә бар.