Түбән Новгородта «Милли көй» халык иҗаты фестивале булачак

ФестивальТүбән Новгород татарлары хәтерендә үз эзен калдырган  башка шәхесләр истәлегенә башланачак.

(Казань, 13 март, «Татар-информ»). Түбән Новгородта «Нигеземә кайтып барам» («Возвращение к истокам») проекты кысаларында «Милли көй» халык иҗаты өлкә фестивале булачак. Проект ел саен истәлекле вакыйгага башлана. Узган ел фестиваль ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

Кызганычка, узган ел күңелсез вакыйгалар күп булды. Ислам динен һәм татар мәдәниятен торгызу, милли һәм дини берләшмәләр булдыру өчен тырышкан шәхесләр вафат булды. Алар — Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче рәисе Умар хәзрәт Идрисов, «Туган як» иҗтимагый үзәге активистлары Марат Юнысов һәм Роза Хәйретдинова. Бу турыда Түбән Новгород милли-мәдәни берләшмәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чираттагы фестиваль алар һәм Түбән Новгород татарлары хәтерендә үз эзен калдырган башка шәхесләр истәлегенә багышланачак.