Пенза өлкәсенең Неверкино авылында «Гөбәдия» фестивале оештырганнар

Татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга керткән хезмәт өчен милләттәшләргә рәхмәт белдергәннәр.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Неверкино авылында татар халкының яраткан милли ризыгы — «Гөбәдия» фестивале узган.

Пенза татарлары автономиясе хәбәр итуәнчә, бәйрәмдә милли ризыклар һәм кондитер әйберләре күп төрле булган, халык-гамәли иҗат күргәзмәсе эшләгән. Шулай ук биредә Туган якны өйрәнү музее һәм И. М. Мануйлов илдә беренче булып оештырган Авыл галереясе заллары буйлап экскурсия узган.

Фестивальгә татар автономиясе вәкилләре: рәис урынбасары Р. Х. Алюшев һәм аппарат җитәкчесе Г.Х.Әбүзәрова килгән. Алар катнашучыларны бәйрәм белән котлап, татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдергән. Неверкино районының «Татар мәдәнияте җәмгыяте» ҖЧҖ рәисе Д. А.Абдрәшитов кунакларны сәламләгән.

Чарада Неверкино районы хакимияте башлыгы Ю. В. Моисеев та чыгыш ясаган. Фестивальдә катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. Бәйрәм тантанасында концерт та булган.

«Татар халкының милли ризыгына багышланган чарадан соң, бәйрәм ел саен кунакларны һәм авыл халкын сөендерер дигән ышаныч белән таралдылар», дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы