Югары Ослан районында Туган тел бәйрәме ТАССРның 100 еллыгына багышланды

Биредә катнашучылар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган кичәләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар тәкъдим ителде.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»).Туган тел айлыгы кысаларында Югары Ослан районы Яшьләр һәм яшүсмерләр клубы базасында «Туган тел һәм дини мәдәният — балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү нигезе» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Чарага туган тел укытучылары, укучылар, район мөхтәсибәте әгъзалары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылды.

Биредә катнашучылар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган кичәләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар, концертларга анализ, һәр мәктәп балаларының туган телнең матурлыгы турында җырлар һәм шигырьләр белән чыгышлары тәкъдим ителде.

Конференциянең соңгы этабында балалар викторина сорауларына җавап бирде һәм аеруча тырышлык күрсәткән балаларны грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.