Габдулла Тукай музеенда «ШАЯН ТВ» каналы «Йолдызлы экскурсия» үткәрде

Бүгенге экскурсияне «ШАЯН география» тапшыруы алып баручысы, блогер Алия Җамалиева алып барды.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Бүген Г.Тукай әдәби музее белән берлектә, «ШАЯН ТВ» каналы «Йолдызлы экскурсия» проектын уздырды. Бу хакта каналның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Габдулла Тукай әдәби музеенда даими рәвештә күп төрле мәдәни чаралар узып тора. Мондый экскурсияне айга бер тапкыр музейда күренекле шәхесләр үткәрә.

Бүгенге экскурсияне «ШАЯН география» тапшыруы алып баручысы, блогер Алия Җамалиева алып барды. Музейга килгән укучыларны, укытучыларны экспонатлар, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Экскурсия тәмамлангач, музейның балалар залында «ШАЯН ТВ» каналындагы «Тукай оныклары» тапшыруында катнашкан балалар Г.Тукай шигырьләрен сөйләде. Әдипнең иҗатына бәйле сорауларга дөрес җавап биргән укучылар «ШАЯН ТВ» каналы исеменнән истәлекле бүләкләргә ия булды.