Төркиядә “Татар кызы-2014” һәм “Студентлар язы-2014” конкурслары үткәреләчәк

Соңгысы Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары арасында традицион рәвештә үткәрелгән “ШТК”ның дәвамы санала

 (Казан, 13 март, “Татар-информ”). 16 мартта Истанбулда “Татар кызы- 2014” конкурсы узачак. Чарада Төркиядә яшәүче ватандашларыбыз, Төркия югары уку йортларында укучы студентлар катнашачак. Аның кысаларында төркемле һәм аерым иҗади номерлар күрсәтеләчәк.

Шулай ук 16 мартта Истанбулда “Студентлар язы” конкурсы узачак. Ул Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары арасында традицион рәвештә үткәрелгән “ШТК”ның дәвамы булып тора.

Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге, Төркиядәге “Татарстан” сәүдә йорты, Анадолу Университеты, Идел-Урал төркиләренең мәдәни һәм үзара ярдәмләшү ассоциациясе һ.б.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты хәбәр итә.