Уфада яшәүче татар шагыйренең яңа китабын котладылар

Уфада яшәүче танылган татар шагыйре һәм журналист Мөхәммәт Закиров, хезмәттәшләрен һәм иҗатташ дусларын җыеп, үзенең яңа китабының исем туен үткәрде

(Уфа, 12 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада яшәүче танылган татар шагыйре һәм журналист Мөхәммәт Закиров бу көннәрдә, хезмәттәшләрен һәм иҗатташ дусларын җыеп, үзенең яңа китабының исем туен үткәрде. Әлеге кичәне ул хезмәт иткән “Кызыл таң” татар газетасы оештырды.
Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында Мөхәммәт Закировның “Туган йорт” исемле шигъри җыентыгы чыккан иде. Татар әдәбиятында зур вакыйга булырлык әсәрләр туплаган ул китапның исем туен үткәрү башлангычы белән бихисап әдипләр чыкты. Әлеге кичәдә танылган татар һәм башкорт әдипләре Нәҗип Асанбаев, Әхәт Нигъмәтуллин, Хәсән Назар, Лариса Абдуллина һәм М. Закировның башка каләмдәшләре, журналистлар катнашты. Яңа китабын нәшер итү бәхетенә ирешкән татар шагыйре иң җылы котлаулар һәм теләкләр кабул итте бу көнне.
“Туган йорт” исемле шигырьләр җыентыгы 2 мең данәдә басылып чыкты. Анда соңгы елларда язулган иң шәп әсәрләр кергән.
Мөхәммәт Закиров Башкортстандагы татар шагыйрьләре арасында үзенчәлекле таланты белән аерым бер урын алып тора. Күп шагыйрьләр кебек үк, көнитмеш өчен журналистика өлкәсендә дә эшли ул. Бүгенге көндә Мөхәммәт Закиров республикада татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә хезмәт итә. Аның тирән эчтәлекле язмаларын башка басмаларга да ихластан алып торалар. Журналистика өлкәсе күп вакытын алса да, Мөхәммәт әфәнде шигъриятьтә дә үзен оста каләм итеп танытты. Иҗаты кайбер шагыйрьләрнеке кебек “ишелеп” тормаса да, аның һәр язган әсәре истә кала торган, тирән мәгънәгә, ялкынлы хисләргә бай. Берничә ел элек Мөхәммәт Закировның татар телендә “Кылычка кунган сандугач” дип аталган җыентыгы да дөнья күргән иде. Бу исем аның шул җыентыгындагы бик тирән мәгънәле шигыреннән алынган. Ул китапны хәзер кибетләрдән табып булмый инде. Талантлы милләттәшебезнең җәмгысе җиде җыентыгы дөнья күрде бүгенгә.
Быел Мөхәммәт Тәфтизани улы Закиров үзенең туган ягы Караидел районының абруйлы бүләгенә дә лаек булды. Әдәбият һәм туган якны өйрәнү өлкәсендәге уңышлары, иҗатындагы үзенчәлекле яңалыклар өчен, Караидел районының Гаян Локманов исемендәге премиясе һәм лауреат дипломы белән бүләкләнде талантлы милләттәшебез.