Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә Интернет аша белем бирү мәсьәләсе күтәрелә

Татарстан вузларына БДБ илләреннән һәм якын чит илләрдән укырга килүчеләрнең рус теле, Россия тарихы буенча белемнәре юк дәрәҗәсендә

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында ТР Президенты карамагындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында Тышкы элемтәләр департаменты директоры - ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз өчен Интернет аша белем бирүне оештыру мәсьәләсен күтәрде.

Аның сүзләренчә, әлеге проект турында берничә ел элек сөйләшү алып барылган. Бүгенге көндә исә көнүзәк мәсьәләгә әверелгән. Эш шунда: Татарстан вузларына БДБ илләреннән һәм якын чит илләрдән укырга килүчеләрнең рус теле, Россия тарихы буенча белемнәре юк дәрәҗәсендә. Әгәр алар ике ел дәвамында бу предметларны Интернет аша өйрәнсә, укырга кергәндә һәм вузда белем алганда күпкә җиңелрәк булачак. Бүгенге көндә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта шундый программалар тормышка ашырыла.

Татарстан БДБ илләрендә һәм якын чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне югары уку йортларына кабул итүне 2006 елдан бирле оештыра. Быел бу программа буенча 118 егет һәм кыз укырга кергән. ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, аларның күпчелеге – Кыргызстаннан (51 кеше) һәм Таҗикстаннан (26 кеше), шулай ук Үзбәкстаннан, Әзербәйҗаннан, Абхазиядән һәм Белоруссиядән бар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, милләтәшләребезне укырга кабул итү, белемен арттыру ватандашлар белән эшләүнең бер юнәлеше булып тора. Аларның, монда югары белем алганнан соң, үзләренә кире кайтып эшләве сорала.

Татарстан парламенты башлыгы Интернет аша белем бирү идеясен хуплап чыкты. Бу проектка карата кызыксыну булса, аны тормышка ашыру зарурлыгын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук БДБ илләрендә һәм якын чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан вузларына кабул итүгә кагылышлы мәсьәлә буенча активрак эш алып барырга чакырды.