news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсенең Биек авылында мәчет төзи башлаганнар

Бу авылда беркайчан да мәчет булмаган. Биредә яшәүче биш балалы гаилә үз көче белән мәчет төзү эшенә керешкән.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Вагай районының ерак сазлыклар арасында урнашкан Биек авылында күп балалы Ариповлар гаиләсе яши. Алар үз куллары белән мәчет сала башлаган. Бу турыда «Яңарыш» сайты хәбәр итте.

Мәдинә белән Тельман Ариповлар биш бала — Фәрит, Әйтмөхәммәт, Абу-Умар, Мөслимә, Аишәне тәрбияләгән, алар 22 ел бергә яшиләр. Бу гаилә ислам дине кануннарына таянып яши, һәр иртә алар йортында намаз белән башлана.

Тельман Ариповның махсус дини белеме булмаса да, балачагыннан ул үз теләге белән Коръән укырга өйрәнгән, ә хатыны һәм балалары аның бу эшендә теләктәшлек белдереп, ярдәм итәләр.

«Биек авылында беркайчан да мәчет булмаган. Тельман Арип улы балачактан туган авылын мәчетле итәсе килгән. Ниһаять, бүгенге көндә уллары Фәрит, Әйтмөхәммәт белән бергә үзлектән мәчет сала башладылар. Бу изге эшләрендә аларга Ходай үзе ярдәм бирсен иде», дип яза Людмила Исматуллина.

Авылда эш булмау сәбәпле, гаиләгә бер еллык керем ясар өчен алар көзен мүк җиләге җыялар, кышкы айларда балык тоталар. Уллары Фәритне Төмән нефть һәм газ колледжында түләп укытканнар. Фәрит быел укуын уңышлы гына тәмамлап, диплом алды. Эшчән, тырыш хуҗа яңа, матур йорт төзеп чыкты. Хәзер зур хуҗалык тотып яшиләр, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100