news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Татарстан турында фильм күрсәттеләр

Фильмнарны Франция, Иран, Кытай, Россия, Швейцария, Германия, Чехия һәм Монголия режиссерлары төшергән.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). 10 июньдә Екатеринбург шәһәренең «Заря» кинотеатрында «Кино за 7 дней» киноальманахын күрсәттеләр. Ул ике ел элек Казанда узган кинофестивальдә катнашкан фильмнардан тора.

Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Бөтен дөньядан җыелган ун профессиональ кинематографистлар командасы Татарстанга килеп, җиде көн эчендә җирле табигать һәм истәлекле урыннар турында берешәр кыска метражлы фильм төшерде. Әлеге эшләргә халыкара жюри бәя бирде. Проектны 2019 елда Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы оештырды.

Фильмнарны Франция, Иран, Кытай, Россия, Швейцария, Германия, Чехия һәм Монголия режиссерлары төшерде.

Фильм премьерасына җирле татар иҗтимагый оешмалары активистлары килде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100