news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә Татар милли киеме мода театры ачыла

Яңа мәдәни проектны Көньяк Уралның Тарих музеенда тәкъдим итәләр.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Чиләбе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова инициативасы белән Көньяк Уралда Татар милли киеме модасы театры эшли башлый.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә,  Чиләбе конгрессф оештырган мода театры татар мәдәнияте эстетикасын күрсәтү мәйданчыгы булачак һәм тарихчыларны, төбәк тарихчыларын, тикшеренүчеләрне, рәссамнарны берләштерәчәк. 

Яңа мәдәни проектны Көньяк Уралның Тарих музеенда тәкъдим итәләр. «Мода һәм стиль. Тарих һәм хәзерге заман» күргәзмәсендә традицион татар стилендә эшләүче танылган дизайнерларның коллекцияләрен күрсәтелә. 

Чара 3 июльдә, 17:00 сәгатьтә Көньяк Урал Тарих музееның (Чиләбе шәһәре, Хезмәт урамы, 100, 1 кат) «Көнчыгыш манарасы» күргәзмә залында була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100