Якутск шәһәрендә татар милли киеме турында открыткалар чыгарганнар

Һәр открыткада кыскача мәгълүмат, кайберләрендә кием өлгесенең схемасы күрсәтелгән.

(Казан, 12 июнь, "Татар-информ"). Якутскиның А.Е.Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йорты “Татар милли киеме” (ирләр киеме) дип аталган открыткалар җыелмасы чыгарган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Открыткалар А. Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йорты кибетендә һәм китапханәсендә сатыла.

“Милли кием” уникаль сериясен А. Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортының мәгариф-методологик үзәгенең китапханә эше буенча әйдәп баручы методисты Ираида Коркина әзерләгән. Һәр открыткада кыскача мәгълүмат бар. Кайберләрендә кием өлгесенең схемасы күрсәтелгән.