Таллинда Европа Сабан туе узачак

Фестиваль Таллин шәһәре ярдәмендә һәм мэр Михаил Кылварт җитәкчелегендә узачак.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ). Эстония башкаласы Таллинда беренче тапкыр Европакүләм Сабантуй узачак. Бәйрәм 16 июньдә Манаралар мәйданында булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.Фестиваль Таллин шәһәре ярдәмендә һәм мэр Михаил Кылварт җитәкчелегендә узачак.Чарага 3000 якын кеше киләчәк. Алар арасында дәүләт түрәләре, Эстония Республикасы Президенты, Россия илчесе, Таллин мэры, Татарстан Республикасыннан рәсми кешеләр булыр дип көтелә. Шулай ук Германия, Бельгия, Польша, Чехия, Финляндия, Швеция, Литва, Латвиядән Европадагы татар диаспорасы вәкилләре һәм Татарстан татарлары киләчәк.Сабантуйның максаты – мәдәни ландшафтны баету, аны этнос һәм мәдәният белән таныштыру, җирле татарларга милли үзенчәлеген саклап калырга ярдәм итү. Эстония татарларының 600 елдан артык тарихы бар. Шәһәр үзәгендә Tatari (татарлар) кварталы һәм урамы бар.Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм Европа татарлары Альянсы инициативасы буенча, Татарстан Республикасы, Таллин мэриясе һәм Эстония Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.