Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ташкентта Рафаил Такташның тууына 95 ел тулуны билгеләп үттеләр
Искә алу кичәсендә Рафаил Такташны якыннан белгән кешеләр үз истәлекләре белән уртаклашты.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 6 майда Ташкентта Үзбәкстан Художество берлеге залында танылган сәнгать белгече, академик, шагыйрь Һади Такташның улы Рафаил Такташны искә алу кичәсе булды.
Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада танылган, әйдәп баручы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге вәкилләре, Рафаил Һади улы белән якыннан таныш булган җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистлар катнашты.
Сәнгать фәннәре докторы, профессор, Үзбәкстан Художество академиясе академигы, Үзбәкстан Республикасының «Дустлик» һәм «Эл-юрт хурмати» орденнары иясе Рафаил Такташ Казанда, татар шигърияте классигы Һади Такташ гаиләсендә туган, әтисе үлгәннән соң Үзбәкстанга күчеп киткән һәм биредә үзенең икенче Ватанын тапкан.
Ул XIX гасырның икенче яртысыннан алып XX гасырның алтмышынчы елларына кадәр Үзбәкстан сынлы сәнгать тарихының гаять зур катламын беренчеләрдән булып билгеле бер системага салган.
Әлеге китап үзенә күрә энциклопедиягә әверелгән, иң ышанычлы чыганак булганлыктан, белгечләр аңа әле хәзер дә мөрәҗәгать итә.
Искә алу кичәсендә Рафаил Такташны якыннан белгән кешеләр үз истәлекләре белән уртаклашты. Үзбәкстанның атказанган артисты Алиәскар Фәтхуллин төшергән «Үзбәкстан татарлары» фильмыннан өзекләр күрсәтелде.
Кичәгә килгән һәркемгә истәлеккә Рафаил Такташның тууына 95 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән китапчык бүләк иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз