news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовны искә алды

Тимер хәрефләр белән «Әлифба» дип язып куелган тауга менеп, кунаклар чәчәк салган.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Байтуган авлында «Әлифба» дәреслеге авторы Сәләй Вәгыйзовны икә алдылар.

Быел Байтуган авылындагы «Әлифба» дәреслеген төзүче Сәләй Вәгыйзов хөрмәтенә салынган музей-йортка 5 ел була, дип хәбәр итә Самара татарлары сайты.

«Һәр елны Бөек Җиңү көнендә без бирегә дә киләбез, чөнки Сәләй Гататдин улы — сугыш ветераны», — дип яза Рус Байтуганы авлыннан Нурания Абзалова.

Кунаклар музей йортында да булган, зур тимер хәрефләр белән «Әлифба» дип язып куелган тауга менеп, чәчәкләр дә салганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100