«Татар күзәтүе» журналының яңа саны поляк-татар җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштыра

«Татар күзәтүе» журналының икенче саны дөнья күргән.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Польша татарларының 2009 елдан бирле һәр квартал саен чыга торган «Татар күзәтүе» («Przeglad Tatarski») журналында татарлар тормышы яктыртыла һәм аның икенче саны дөнья күргән. Журналның бу санында поляк-татар җәмгыятенең 2019 елдагы эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Бу хакта журналның баш мөхәррире Польша татары Муса Чахоровски «Татар-информ»га хәбәр итте.

«Татар күзәтүе» журналын Польша Республикасындагы Мөселманнар дини оешмасы чыгара. Быел әлеге кызыклы поляк мөселман-татар басмасының икенче саны чыкты. Барлыгы 46 сан булды», — ди Муса Чахоровски.

Польшада татарлар тормышын чагылдырган тагын бер басма ул — «Польша татарларының еллык журналы», баш мөхәррире Барбара Павлиц-Мискевич. Муса Чахоровски да әлеге журналның әйдәп баручы редакторларының берсе булып тора. Бу басма үз чиратында сугышка кадәрле үк чыккан еллык журналның дәвамы.

«Польша татарларының еллык журналы» һәм «Татар күзәтүе» журналларында татар авторларының язмалары басыла. Кайбер татарларга кагылган сорауларны Польша һәм чит ил галимнәре белән дә берлектә эшлибез», — ди Муса Чахоровски.

«Татар күзәтүе»нең соңгы санында поляк-татар җәмгыятенең 2019 елдагы эшчәнлеге белән танышып була. Авторы - Польша Республикасы татарлары берлеге әгъзасы Лила Асанович. Барбара Павлиц-Мискевич Бөтендөнья мөселман Лигасы һәм Америка яһүдләре комитеты вәкилләренең Аушвиц-Биркенау концентрацион лагерена баруы турында яза. Алар арасында Польша Республикасы мөфтие Томаш Мискевич тә булган. Алар яһүдләр белән үтерелгәннәр өчен дога кылган.

Юлия Крайчарж татарлар катнашында XVII гасыр тарихи вакыйгаларын реконструкцияләү чаралары турында язган. Шулай ук биредә белорус шәһәре Муравщизнадагы мәчетләр һәм татар имамнары турында да мәкалә бар. Муса Чахоровски чыгышлары белән татар булган поляк солдатларын да искә ала.

«Татар күзәтүе» журналында Украиндагы татар диаспоралары турында да мәгълүмат табарга була. Төрек авторы Якуб Кадри Караосманоглуның бер әсәрен дә тәрҗемә иткәннәр.