"Презентация" сүзен "тәкъдир итү" дип тәрҗемә итү сүзлектән башланды - Айназ Мөхәммәтҗанов

Журналист "тәкъдир итү" сүзе матбугатта 1997 елдан соң күренә башлавын әйтә.

(Казан, 12 май, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Презентация сүзен татарчага "тәкъдир итү" дип тәрҗемә итү кулланылышка 1997 елда чыккан "Русча-татарча иҗтимагый сүзлектән" кереп киткән. Журналист, икътисадчы Айназ Мөхәммәтҗанов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.

"Презентация"не "тәкъдир итү" дип тәрҗемә итү соңгы елларда төрле Интернет сайтларда зур бәхәсләр тудырды. Кайбер тел белгечләре, журналистлар "презентация"нең тәрҗемәсе "тәкъдим итү" дип күп тапкырлар исбатларга тырышса да, "тәкъдир итү" варианты еш кулланыла.

Айназ Мөхәммәтҗанов бу күренешне русча-татарча иҗтимагый сәяси сүзлек чыкканнан бирле күзәтә башлавын әйтә. Бу сүзлектә "презентация" "тәкъдир итү" дип тәрҗемә ителгән. "Шуннан соң ул матбугатта да күренә башлады",  - ди Айназ.

"Сүзлек Дәүләт Советында Ренат абый Харис җитәкчелегендә эшләнгән. Төзүчеләр арасында остазларбыз - тел белгечләре  Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Фоат абый Ганиев, фәннәр докторы Илдар Низамов, Флера Тарханова исемнәре бар, - диде ул.

Айназ Мөхәммәтҗанов фикеренчә, телгә ниндидер сүзләрнең кереп китүе бик куркыныч әйбер түгел, чөнки тел үзгәрә торган әйбер, ялгышны төзәтергә мөмкин. "Ул вакытта "презентация" сүзенең рус телендәге кулланылышы ачыкланып бетмәгән булган", - ди Айназ. Шул сәбәпле, "киләчәген билгеләү” мәгънәсе ягыннан “тәкъдир” сүзенең татар телендәге язмыш сүзе белән бәйле яклары булуы сәбәпле, ниндидер ялгыш китү ихтималы бар. "Әмма тәкъдим итү монда кулайрак, тәңгәлрәк килә", - диде ул.