Мурманскида май азагында Сабан туе уздырырга җыеналар

Биредә Сабан туе 2006-2013 елларда гына булган.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Был Мурманск шәһәрендә май азагында Сабан туе уздырырга җыеналар.

Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев шәһәр башлыгы Евгений Никора белән очрашты. Алар Мурманскида Сабан туен үткәрү турында сөйләште, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Мурманскида Сабан туе 2006-2013 елларда үткәрелгән булган.