Уфада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисы ачылды

Васил Шәйхразиев тугандаш республикага ике көнлек визит белән кичә, 11 мартта килде.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Уфада эш сәфәрен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисын ачудан башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, Васил Шәйхразиев тугандаш республикага ике көнлек визит белән кичә, 11 мартта килде.

Яңа офис белән Милли Шура рәисен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин таныштырды. Әлеге вазифага ул узган ел ахырында билгеләнгән иде. Моңа кадәр бу эш белән Алик Локманов җитәкчелек итте.

Васил Шәйхразыев бина белән танышканнан соң: «Безнең хыял чынга ашты, офислы булдык. Ләкин эш офис булмаганда да барды. Моңа кадәрге җитәкчеләр дә үз вазифасын яхшы башкарды. Ә яңа офис эшне тагын да җиңеләйтер дип уйлыйм. Уңышлар телим» — диде.