Ибраһимовның «Борынгы ислам мәдәнияте» әсәре беренче тапкыр кирилл имлясында басыла

Галимҗан Ибраһимовның Совет чорындагы әсәрләре дә яңа шәрехләмәләр белән нәшер ителәчәк.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның 1917 елдагы инкыйлабка кадәр язылган тарих белән бәйле булган әсәрләре һәм 1908 елда язылган «Борынгы ислам мәдәнияте» китабы кирилл имлясында басылып чыгачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында Г.Ибраһимов исемендәге «Тел, әдәбият һәм сәнгать» институты текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Камил Әхсәнов хәбәр итте.

«Ибраһимов фәнни үзәк оештыруда катнаша һәм әлеге үзәк алга таба „Тел, әдәбият һәм сәнгать“ институты булып формалаша. Аның эшчәнлеге Татарстан белән генә чикләнми. Ул бөтен Россиядә милләтләр оешу процессында актив катнаша. Үзен җәмәгать эшлеклесе итеп тә күрсәтә», — диде ул.

Камил Әхсәнов Галимҗан Ибраһимовның Совет чорындагы әсәрләре дә үз кыйммәтлеген югалтмаганлыгын искәртте. «Алар яңа караштан укылырга тиеш. Киләчәк томнарда алар яңа шәрехләмәләр белән бастырылачак», — дип сөйләде ул.

«Без — татарбыз», «Без кем?» дигән мәкаләләре чыга. Шунда ул татарларны төрки халыкларның бер өлеше дип, әмма мөстәкыйль халкы буларак карый. 1920 елда автономия формалашканда Галимҗан Ибраһимовның роле зур була. 1911 елдан алып шушы фикерен яклап чыга», — диде Камил Әхсәнов.