Разил Вәлиев: Татар Штабының эшен интернеттан күзәтеп барам

Татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Штаб турындагы фикерләре белән уртаклашты.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев Мәскәү татарлары Штабының эшчәнлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта Штабның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бүгенге Мәскәү, бүгенге татар Мәскәве миңа бик тә ошый", - дип белдерде Разил Валиев. 

Үз вакытында Мәсәүдә институтта укыган язучы Мәскәү татарларының эшчәнлеге активлашуын ассызыклады.

Аерым алганда, ул Мәскәү татарлары Штабы турында әйтеп узды.

"Штабның эшчәнлеге мине сөендерә. Мин Татар Штабының эшен интернеттан һәрвакыт күзәтеп барам", - диде Разил Вәлиев.