Пермьдә татар теле курсларына укучылар җыялар

Дәресләр татар теле филологиясе белгече җитәкчелегендә уза.
(Казан, 12 февраль, «Татар-инфррм). Пермьдәге «Чәк-чәк» татар яшьләре оешмасы татар теле курсларына укучылар җыюны игълан итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.Дәресләр Пермь крае татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе офисында узачак. Дәресләр татар теле филологиясе белгече җитәкчелегендә уза.