Сахалин татарлары балалар бакчасына курчак театры бүләк иткән

Әлеге бакчага бик күп татар балалары йөри.
(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре җирле "Русалочка" балалар бакчасына курчак театры бүләк иткән. Бу хакта бүләк ясаучы автономия вәкилләре социаль челтәрдәге  сәхифәләрендә хәбәр итә.  "Бу бакчага бик күп татар балалары йөри. Балаларның әти-әниләренә Сахалинда татар мәдәниятен үстерү һәм саклауда өлеш кертүләре өчен рәхмәт", - диелә хәбәрдә.