news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Ташкентта «Сөмбел» фильмының премьерасы була

Картина язучы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» дигән әсәренә нигезләнеп төшерелгән.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 12 гыйнварда 17.00 сәгатьтә Ташкент шәһәренең Яшьләр иҗат сараенда «Сөмбел» тулы метражлы нәфис фильмының премьерасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фильм — Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак иҗат җимеше. Картинаның режиссеры — Рәшит Маликов, ә Татарстан ягын режиссер Рамил Фазлыев (ул «Мулла» фильмы белән танылды) тәкъдим итә.

Картина язучы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» дигән әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Фильмга сценарийны Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев язган. Картинада төп рольне - Үзбәкстан Дәүләт Яшьләр театры актрисасы Сабина Әсәнова, ике төп ир-ат ролен Татарстан актерлары башкара. Фильм Үзбәкстанда (Бохара шәһәре) һәм Татарстанның Мамадыш районында төшерелгән.

Премьера алдыннан тамашачыларга Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге тарафыннан әзерләнгән концерт тәкъдим ителәчәк. Керү бушлай, диелә хәбәрдә.

Фильм үзбәк телендә бара. Чараны «Үзбәккино» Милли Агентлыгы оештыра.

2020 елның декабрь башында әлеге фильм Казанда Үзбәк киносы көннәре кысаларында тәкъдим ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100