Түбән Новгородта татар Кыш бабае, Кар кызы һәм Шүрәле катнашында Чыршы бәйрәме узачак

Чара күп балалы һәм аз керемле гайләләр өчен үткәрелә.
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). 15 гыйнвар көнне Түбән Новгородның милли-мәдәни автономиясе балалар өчен чыршы бәйрәме уздыра. Бу хакта автономиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.  Бәйрәм аз керемле һәм күп балалалы гайләләр өчен милли-мәдәни автономия яшьләре һәм хатын-кызлар оешмалары тарафыннан үткәреләчәк.  Бәйрәмгә килүче һәр балага татлы бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук, төп программадан соң, чәй табыны әзерләнәчәк.  Программага килгәндә, бәйрәмдә балалар янына татар Кыш бабае белән Кар кызыннан тыш, татар әкиятләре геройлары да кунак булачак. Мисал өчен, бәйрәмгә Шүрәле килүе көтелә. Алар балалар белән әби-бабайларыбыз уйнаган уеннарны уйнаячак.