Омскиның "Татар дөньясы" газетасы 15 еллыгын билгеләп узды

Омскиның "Татар дөньясы" газетасы 15 еллыгын билгеләп узды
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Омскиның "Татар дөньясы" газетасы 15 еллыгын билгеләп узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.Омскиның шәһәр иҗтимагый оешмасы татар милли-мәдәни мохтарияте каршында 2003 елдан бирле "Татар дөньясы" — "Татарский мир" газетасы нәшер ителә. Бу басма татар халкы өчен өлкәдә бердәнбер мәгъүмат чарасы булып тора.Беренче саны 2003 елның декабрь аенда дөнья күргән газета 15 ел дәвамында уңышлы чыгарылып килә. 2011 елның июленә кадәр 999 санлы тираж белән нәшер ителсә, элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәттә теркәлгәннән соң тираж 2500 данә тәшкил итте.Газетаны тулысынча мохтариятнең рәисе Тамир Алимбаевич Алимбаев финанслый. Бирегә нәшер итү, аны халыкка таратуга тотылган барлык чыгымнар керә.Газетаның һәр саны Омскида яшәүче татарлардан башлап өлкәнең иң ерак почмакларында урнашкан авылларга кадәр барып җитә. Әйтергә кирәк, газетаны яраталар, көтеп алалар, укыйлар, яхшы бәя бирәләр, уңай фикерләр юллыйлар.15 еллык юбилейга Омскидан һәм өлкәнең 5 районыннан хәбәрчеләр, татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре килде. Газетаның баш мөхәррире булып өченче ел эшләүче Диана Единякова барлык ярдәмчеләргә, аңа кадәр эшләгән мөхәррирләргә рәхмәтләрен белдерде, даими хәбәрчеләргә рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.