news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида «Туган тел» татар якшәмбе мәктәбе эшен дәвам итә

Укулар барышында укучылар татар дөньясы, татар шәхесләре, татар әдәбияте турында да мәгълүмәт ала.

Омскида «Туган тел» татар якшәмбе мәктәбе эшен дәвам итә
tatar-congress.org

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Омск шәһәрендә «Туган тел» мәктәбе инде икенче ел дәвамында нәтиҗәле генә эшләп килә. Ул Татар милли мәдәният үзәге «Иртеш» директоры Наил Мәчрүр улы Марятов җитәкчелегендә гамәлгә куелды. Бу турыда Бөтендөня татар конгрессы хәбәр итә.

Бу — түләүсез мәктәп. Беренче көннәрдән үк әлеге мәктәпкә теркәү ирекле рәвештә алып барылды. Бу эшнең башлангыч этабын тәэмин итүдә мәктәп җитәкчесе Зөлфия Әхмәдиева белән татар теле укытучысы Роза Баратова күп көч куйды.

Бүгенге көндә татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең саны артканнан артып бара. Төрки, гарәп теле белән кызыксынучылар шактый күп булганлыктан, быелгы уку елы программасына гарәп теле дә кертелде.

Татар теле дәресләрен тәҗрибәле, югары квалификацияле укытучыАсия Назырова укыта. Дәресләрдә төрле кызыклы алымнар, эш төрләре кулланыла: сөйләм, язу, татар халык иҗаты, татар халык җырлары һәм такмаклары.

Укулар барышында укучылар татар дөньясы, татар шәхесләре, татар әдәбияте турында да мәгълүмәт ала.

Гарәп телен «Хәер-Ихсан» мәчетенең Халид хәзрәт Шарыпов укыта. Ул дәресләрдә гарәп телен өйрәнү белән беррәттән, Коръәннең мөселманнар тормышында тоткан урыны, кайбер сүрәләренең, аятьләренең тәрҗемәсе белән дә таныштыра.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100