Омь елгасы яр буе татар галиме исемен йөртәчәк

Яр буена Омск шәһәренең элеккеге баш архитекторы Альберт Кәримов исеме бирелгән.
(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Омск шәһәрендәге Омь елгасы яр буена татар академигы Альберт Кәримов исеме бирелгән. Бу хакта Омск татарлар оешмасы хәбәр итә. Мәгълүмат тактасын ачу тантанасы узган атнада, 6 декабрь көнне узган.  Яр буена Альберт Кәримов исемен бирү инициативасы белән аның хатыны чыккан. Бу тәкъдимне Омск шәһәр Советы депутатлары хуплаган. Мәгълүмат тактасы авторы - архитектор Александр Бегун.  Омь елгасы яр буе академик яшәгән йорт каршында урнашкан. Мәгълүмат тактасы Лермонтов урамындагы Юбилей күперенә беркетелгән, диелә хәбәрдә.  Альберт Михайлович (Миннихан улы) Кәримов (1941-2015) - Совет һәм Россия архитекторы. РСФСРның атказанган архитекторы. 1975 елдан алып 2005 елга кадәр Омск каласының баш архитектор вазифасын башкара.