Башкортстан татар галиме Мисырдагы халыкара җыенда катнаша

Башкортстан татар галиме Мисырдагы халыкара җыенда катнаша

(Уфа, 11 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар галиме, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков Мисырга эш сәфәренә китте. Анда ул Каһирәдә үтәчәк халыкара киңәшмәдә катнаша һәм чыгыш ясый.

Мисырда, Россия галимнәре катнашлыгында, Якын Көнчыгыштагы һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендәге этносәяси хәлләрне өйрәнүчеләрнең халыкара семинары үтә. Россия вәкиллегенә анда РФ Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков җитәкчелек итә.

Бер атна дәвам итүче шушы халыкара җыенда Уфадагы танылган татар галиме Илдар Габдрафыйковның да катнашып чыгыш ясавы мәртәбәле күренеш. Илдар әфәнде ел саен берничә тапкыр дөньяның төрле илләрендә оештырылучы фәнни-гамәли җыеннарда, конференцияләрдә катнашып тора. Ул исламга бәйле киңәшмәләргә дә даими чакырыла. Мисал өчен, Япония галимнәре белән берлектә әзерләгән «Бүгенге Россиянең иҗтимагый-сәяси тормышында Ислам» дип исемләнгән проектны да Берлиндагы киңәшмәдә тәкъдим иткән иде ул. Үзенең аерым әзерләгән «Ислам һәм Башкортстандагы бүгенге этносәясәт» дип аталган докладында Илдар Габдрафыйков Башкортстанда Исламның тоткан урыны һәм аның этносәясәткә йогынтысы хакында мәгълүматлар бирде.

Мисырга китәр алдыннан, без Илдар әфәнде белән очрашып, кыска гына әңгәмә корып алдык. Үзенең доклады эчтәлеге хакында болай диде ул:

– Мин Башкортстандагы этносәяси хәлләрне һәм Ислам диненең тоткан урынын шактый еллар тикшерәм инде. Башкортстан – күпмилләтле төбәк. Шуңа күрә биредә халыкларның тыныч һәм үзара тату яшәве, этносәясәтнең торышына нык бәйле. Шул ук вакытта диннәрнең дә бер-берсенә ихтирамлы булуы безнең республикада аеруча мөһим. Башкортстанда дин әһелләре ачыктан-ачык сәяси эшчәнлектә катнашмый. Әмма аларны теге яки бу сәяси көчләр һәм республика түрәләре вакыт-вакыт үз файдасына эшләтеп ала. Ә бу исә дөрес түгел.

Илдар әфәнде фикеренчә, Башкортстанда татар белән башкорт халыкларының дуслыгын саклауда динебез Ислам киләчәктә дә зур роль уйный ала. Моның өчен дин әһелләре бары тик сәяси көчләр һәм республика җитәкчелеге кулында курчак кына булмаска тиеш.