Актер Рамил Сабитов: Татар йөрәге, мөселман каны миңа көч бирә

“Мин татар булуым белән бәхетлемен. Аллаһка рәхмәтлемен”, – ди татар режиссеры.
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Театр һәм кино актеры, режиссер, продюсер Рамил Сабитов татар булуы белән горурлануы турында Мәскәүдә “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде. “Татар йөрәге, мөселман каны миңа көч бирә”, - диде ул “Мәскәү-Татарстан күпере” бишенче яшьләр форумыннан соң.“Мин әтием Габделәхәт һәм әнием Рауза гаиләсендә – татар, мөселман гаиләсендә дөньяга килүем белән бәхетлемен. Тормышта белгән, өйрәнгән әйберләрне, мәхәббәтне үз йөрәгемдә йөртәм. Әти-әнием бүген юк, аларга, шулай ук, балачактан янәшәмдә булган, ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр хәлем, кәефем начар икән, мин һәрвакыт әти-әниемне, туган ягымны искә алам”, - ди Рамил Сабитов.Ул татар милләтеннән булуын үзе өчен “зур җаваплылык” дип атады. “Минем гомер юлы өчен беркемгә оят булмасын дип тырышам. Бу бик яхшы халык. Әнием әйтмешли, татарлар – бик матур халык, алар матур бии”, - ди актер. Рамил Сабитовның балачагы татар авылында үткән. Ул Татарстанның Чүпрәле районындагы Татар Саплыгы авылында туган.“Мин милли ризыклар, татар традицияләрен күреп үстем. Хәер, мин совет чорында яшәдем, традицияләрне, дин тотуны ачыктан-ачык күрсәтергә, афишаларга ярамый иде. Ләкин әбиемнең читекләре, яулыкларын, авыл буйлап эшләпәсен киеп йөрүче бабамны күреп үстем, татар гаиләләрендә мөнәсәбәтләрнең ихласлыгын гел күрә идем. Мин татар булуым белән бәхетлемен. Аллаһка рәхмәтлемен”, – ди Рамил Сабитов.Ул башка милләт вәкилләренә дә хөрмәт белән каравын билгеләп узды. “Кем булуына карамастан, татармы, чувашмы ул, яһүдиме, грузинмы – барысына да ярдәм итәчәкмен”, - диде. Рамил Сабитовның иң танылган рольләре – “Охота на пиранью” фильмында Ибраһим; “Кукушечка” фильмында Хәсән; “Золотая Орда” фильмында Бәркә хан; “Зулейха открывает глаза” фильмында Зөләйханың ире Мортаза һәм башкалар.