Татарстан мәчетләрендә 1552 елда Казанны саклап һәлак булганнарга дога кылдылар

Бүген Кол Шәриф мәчетендә 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә багышлап вәгазь сөйләнде.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мәчетләрендә җомга намазы вакытында 1552 елда Казанны саклап һәлак булганнар рухына дога кылдылар. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бүген Кол Шәриф мәчетендә 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә багышлап вәгазь сөйләнде. Мәчеткә җыелган меңләгән дин кардәшләребезгә үзенең үгет-нәсыйхәт сүзләрен Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов мөрәҗәгать итте.

"Аллаһы Тәгалә әби-бабаларыбызның рухларын шат кылса иде. Бердәм булсак кына без көчле. Кол Шәриф хәзрәтләренең шәкертләре ни сәбәптән шәһит булып киткәннәр соң? Алар динебезне, милләтебезне кайгыртып шәһит киткәннәр. Кол Шәриф хәзрәтләре шәһит булып киткән меңләгән шәкертләре белән безне сакларга теләгән, татар бабаларыбыз диннәрен сатмасыннар өчен тырышлык куйган", – дип ассызыклап узды хәзрәт.

Шундый ук эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр белән бүген имамнар дин кардәшләргә Татарстанның барлык мәчет мөнбәрләреннән эндәштеләр һәм шәһитләр рухына дога кылдылар.

Казанда исә җомга намазыннан соң Кремльдә урнашкан татар ханнары җирләнгән мавзолей янәшәсендә шәһитләр рухына дога кылу буенча аерым чара узды. Бирегә киң татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, дин әһелләре, аксакаллар җыелды.

Кәлам Шәриф аятьләре укылганнан соң Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин татар ханнары, Казанда 1552 елны барган канкойгыч һәм дәһшәтле сугышта башларын салган мәрхүм әби-бабаларыбыз рухына өммәтебез исеменнән дога сәламнәрен ирештерде.