Башкортстан кызы Азия чибәре булып танылды

Земфира – сигез балалы гаиләдә үскән төпчек кыз.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Башкортстан кызы Земфира Байдәүләтова "Мисс Азия Альма матер-2017" титулын яулады – Халыкара бәйгенең Гран-приена лаек булды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Бәйге Тыва милли театрында узган.

18 яшьлек яшьлек Земфира Байдәүләтова – "Bashkirian Beauty" студиясе моделе, "Хылыукай-2017" Башкортстан чибәрләре конкурсы җиңүчесе. Земфира – сигез балалы гаиләдә үскән төпчек кыз, диелә. Конкурста исә Башкортстан, Кыргызстан, Монголия, Казахстан, Бурятия, Калмыкия, Хакасия һәм Тыва чибәрләре катнашкан.