news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Агафуровлар нәселе турында онлайн-уеннар чыгарганнар

Викторина тибында биш уен эшләнелгән.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Екатеринбургта «Агафуровлар йорты» музей клубы хезмәткәрләре сәүдәгәр Агафуровлар нәселе һәм музей турында уеннар сериясе эшләгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Коронвирус инфекциясе белән бәйле рәвештә музейларның эшчәнлеген туктатуга тиздән дүрт ай була. Сәүдәгәр Агафуровлар йорты музее хезмәткәрләре якын арада музейга килүчеләр белән очрашырга өметләнә һәм викторина тибындагы гади биш уен уйнарга тәкъдим итә.

Кайбер кешеләргә бу уеннар инде билгеле мәгълүматларны искә төшерер, башкаларга исә, яңа билгеле булмаган фактларны ачар. Уеннарның кайберләре игътибарлы булуны, икенчеләре белем таләп итә, әмма алар барысы да мәгълүматка бай, диелә әлеге хәбәрдә.

Уенны башлар өчен сылтамага керергә кирәк. Уеннарны узганда биремнәрне игътибар белән укырга кирәк, аларда инструкция булачак. Музей хезмәткәрләре нәтиҗәләр һәр уеннан соң исәпләнми, дип кисәтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100