Свердловск өлкәсендә беренче тапкыр «Урал йолдызы» форумы узачак

Форумда 18-30 яшьтәге татар кызлары һәм егетләре катнаша ала.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). 19-22 август көннәрендә Свердловск өлкәсендә беренче тапкыр «Урал йолдызы» татар яшьләре форумы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Форумда 18-30 яшьтәге татар кызлары һәм егетләре катнаша ала. Алар өчен лекцияләр, мастер-класслар, кичәләр уздыру каралаган.«Үзеңне татар дип санасаң, татарча аңласаң, дуслар, яисә сөйгән яр табарга теләсәң, бу чара синең өчен», — ди чараны оештыручылар.Форум Первоуральскта узачак. Форумга теркәлү 12 августка кадәр дәвам итәчәк.