Бүген Татар дәүләт фольклор музыкасы артистлары ачык һавада халык күңелен ачты

Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе үзенең Мәдәни Универсиада кысаларында күрсәтелә торган концертлар программасын тәмамлады

(Казань, 10 июль, Татар-информ, Римма Гатина). Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе үзенең Мәдәни Универсиада кысаларында күрсәтелә торган концертлар программасын тәмамлады – халык алдында Татарстанның – халык, РФнең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор музыкасы артистлары җырлады һәм биеде. Халык уен коралларында уйнап, тамашачының күңелен ачты. 

Айдар Фәйзрахманов сүзләренчә, бүген көн болытлы булу сәбәпле, концертны ярты сәгатькә иртәрәк башлаганнар. Артистлар сынтмады – сәгать ярым имтихан тотты. Тамашачы арасыннан да сәхнәгә чыгып җырлаучылар булды. Кайчандыр әлеге коллективта эшләп киткән җырчы Рәсим Фасыйховны да халык алкышларга күмде.

9 һәм 10 июль көннәрендә исә Татарстан Республикасының Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге рус халык уен кораллары ансамбле һәм ТРның Алексей Василевский җитәкчелегендәге филармония джаз ансамбле концертларын бина эчендә күрсәтергә туры килгән, хәтта тамашачыларның барысы да сыеп та бетмәгән.

Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбле республикада популяр, чит илләргә дә чыга, хөкүмәт дәрәҗәсендәге рәсми чараларда да актив катнаша.

Гомумән алганда, филармония 5 ел дәвамында концертларны ачык һавада күрсәтү идеясе белән янган. Филармония директоры Кадыйм Нуруллин сүзләренчә, һава торышы төрлечә торуга карамастан, “Концертлар парады” яхшы үткән.

Әлеге концертларның максаты шунда - халыкны музыкага җәлеп итү һәм Универсиадага килгән кунакларны республиканың казанышлары белән таныштыру.