Волгоградта узачак "Ураза бәйрәме"ндә Коръән укучылар бәйгесе була

Бәйрәм балалар өчен Рамазан гаете уңаеннан үткәреләчәк.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). 16 июнь көнне Волгоград шәһәре Киров районында урнашкан мәчеттә балалар өчен "Ураза бәйрәме" узачак. Анда катнашучылар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрү планлаштырыла. Бу хакта Волгоград татарлары берлеге хәбәр итә. 
 
Чара Рамазан гаете уңаеннан үткәрелә. Бәйрәмдә иҗади мастер-класс, "Минем Ураза бәйрәмем" рәсемнәр конкурсы, таба ашлары бәйгесе үткәреләчәк. 
 
Бәйрәмгә килгән балаларга татлы бүләкләр өләшенәчәк, диелә хәбәрдә.