Санкт-Петербургта Рамазаннан соң — Сабан туе

Бу хакта Татар милли-мәдәни автономиясе советының киңәйтелгән утырышында билгеле булган иде

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Санкт-Петербург каласы һәм Ленинград өлкәсенең Сабан туе быел 9 июль көнне бәйрәм ителәчәк. Чараны уздыру датасы Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе советының киңәйтелгән утырышында билгеле булган иде. Ленинград өлкәсенең татар-башкорт иҗтимагый оешмалары рәисләре катнашында үткәрелгән утырышта кабул ителгән карар буенча, бу җирлектә Сабан туен Рамазан аеннан соң бәйрәм итәчәкләр.

Бу хакта Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Искәртеп узабыз: мөселманнар өчен изге ай булган Рамазан быел 6 июньдә керә һәм 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк.