Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге сафларын ныгытуны кайгырта

Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге сафларын ныгытуны кайгырта

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге республикада эшләп килгән бүлекчәләре катнашлыгында чираттагы җыелышын үткәрде. Көн тәртибенә “Иман” яшьләрен борчыган иң мөһим мәсьәләләр – берлекнең һәр районда бүлекчәләрен оештыру, яшьләрне берләштерү, сәләтле яшьләрне эзләп табып, халыкка таныту кебек мәсьәләләр куелган иде.

Әйе, берлек эшендә бүген уйланырлык һәм борчылырлык мәсьәләләр аз түгел. Мәсәлән, әлеге җыелыш турында һәр шәһәр, һәр район һәм авылларда эшләп килгән бүлекчәләрнең җитәкчеләренә алдан ук хәбәр ителгән булса да, анда Ижевскидан тыш, бары тик Можга, Балезино һәм Юкамен районнарыннан гына яшьләр килгән иде. Ә менә Ижевскига терәлеп торган Сарапул, Каракүл, Завьялово шәһәрләрендә, гәрчә татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдән саналсалар да, әле һаман да “Иман” берлегенең бүлекчәләре ачылганы юк. Бу төбәкләрдә татар телендә аралашуга һәм татар моңына сусаган яшьләр күп, әлбәттә. Шуңа күрә, татар яшьләре киләсе җыелышларын Сарапул шәһәре һәм Каракүл районында үткәрергә карар кылды.

Җыелышта шулай ук җәйге ял вакытында республикада яшүсмерләр өчен лагерь оештыру, Казанда апрель аенда үтәчәк “Ягымлы яз” фестивалендә һәм Казанның 1000 еллыгы уңаеннан Удмуртиянең Яшьләр эше буенча дәүләт комитеты даими оештырып килгән чараларда тагын да активрак катнашу кебек мәсьәләләр дә тикшерелде һәм алар буенча фикер алышынды.