Дзержински каласында беренче татар сыйныфы ачылачак

Дзержински каласында беренче татар сыйныфы ачылачак

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Дзержински каласында күптән түгел ачылган Татар үзәге каршында эшләп килүче татар фольклоры һәм хореографиясе төркемнәре белән дәресләр үткәрү өчен шәһәрнең 15 санлы мәктәбендә бер уку классы бүлеп бирелде. Үзәк рәисе Гаяз Закиров белдерүенчә, киләсе уку елыннан бу мәктәптә беренче татар сыйныфы да ачылачак. Дәресләр анда русча алып барылса да, татар теле дә дәрес буларак укытыла башлаячак.

Дзержински каласында бүгенге көндә 10 меңнән артык татар яши. Шәһәрдә 1992 елдан бирле мәчет эшләп килә. Татар теле моңа кадәр биредә бары тик якшәмбе мәктәбендә генә укытыла иде. Инде менә яңа уку елыннан беренче татар сыйныфында укыту-тәрбия эшләрен дә милли-мәдәни компонент нигезендә оештыру планлаштырыла.