Казахстанның Күкчәтау каласында Муса Җәлилне искә алачаклар

Чара шагыйрь, Советлар Союзы Героеның туган көненә багышлана.
(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). 17 февраль көнне Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә шагыйрь Муса Җәлилне искә алу чарасы узачак. Бу хакта Казахстанда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә яза. 
 
Чара Акмола өлкәсе татарлары һәм башкортлары иҗтимагый берлеге тарафыннан шагыйрьнең туган көне уңаеннан оештырыла. Кичәне Халыклар Дуслыгы йортында үткәрергә ниятлиләр. 
 
  • 2015 елда Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәрендә Советлар Союзы Герое  Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. 
  • 2017 елдан алып республика күләмендә Муса Җәлил исемендәге әдәби бәйге дә уздырыла.