Башкортстанда татарның асыл улы Кәрим Хәкимовны искә алалар

Татар халкының асыл улы, күренекле дәүләт эшлеклесе, Башкортстаннан чыккан беренче дипломат Кәрим Хәкимовның, сәяси золым корбаны буларак, һәлак ителүенә 70 ел тулды
(Уфа, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Кәрим Габдерәүф улы Хәкимов Бишбүләк районының Дүсән авылында туып үсә. Атаклы “Галия” мәдрәсәсендә белем ала. Гражданнар сугышында катнаша, Валериан Куйбышевның урынбасары була. Аннан соң ул РСФСРның Бохарадагы вәкаләтле вәкиле, Бохара Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты секретаре вазыйфаларын да башкара.
Кәрим Хәкимов 1921 елда, В. Куйбышевның тәкъдиме белән, тулысынча дипломат эшчәнлегенә күчә. РСФСРның Ирандагы генераль консуллыгына җитәкчелек итә. 1924 елда булдыклы милләттәшебез СССРның Хиҗаз патшалыгындагы (Сөгуд Гарәбстаны) тулы хокуклы вәкиле итеп тәгаенләнә. Аннан соң Йәмәндә дә 1929-1932 елларда генераль консул вазыйфаларын башкара һәм бер үк вакытта “Ближневосгосторг” оешмасы даими вәкиле дә була.
Кәрим Хәкимов байтак телләрдә иркен аралаша. Аеруча фарсы, төрек, гарәп, француз, итальян телләрен камил өйрәнә ул. ВКП(б) Үзәк комитеты тәкъдиме белән, Кәрим Габдерәүф улы 1935 елда Кызыл профессура институтының дөнья хуҗалыгы һәм дөнья сәясәте бүлеген дә тәмамлый һәм тагын Сөгуд Гарәбстанына эшкә җибәрелә. Ләкин шундый күренекле шәхесне дә сәяси золым шаукымы урап үтми. 1937 елда аны туган илгә чакыртып кайтаралар һәм, бер ел чамасы үткәч, атып үтерәләр.
Туган авылы Дүсәндә атаклы милләттәшебез хөрмәтенә 45 ел элек музей ачылган иде. Бүгенге хәтер чаралары да нәкъ менә анда башланып китте. Авылдашлар, мәктәп укучылары килде анда.
Танылган драматург Нәҗип Асанбаев Кәрим Хәкимов хакында “Кызыл паша” дигән пьеса язды. Ул Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә байтак еллар күрсәтелде. Үзәк телевидение дә төшереп алып үз тамашачыларына тәкъдим итте ул спектакльне. Узган ел азагында, Кәрим Хәкимовның тууына 115 ел тулу уңаеннан, якташлары хөрмәтләп искә алган иде аны.
Башкортстанда да, Татарстанда да Кәрим Хәкимовның истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә әле шактый эшләр башкарасы бар. Киләчәктә, бу юнәлештә тиешле чаралар күрелер, дип өметләник.