news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда телләрне куллануның хокукый нигезләренә багышланган Халыкара конференция була

Әлеге чара «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

Казанда телләрне куллануның хокукый нигезләренә багышланган Халыкара конференция була
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). 11 декабрдә Казанда «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында булган чараның төп оештыручысы - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Конференциянең төп эш юнәлешләре:

  • Россия Федерациясендә һәм Россия Федерациясе составындагы республикаларда тел сәясәте;
  • белем бирү оешмаларында Россия Федерациясе халыклары телләре арасыннан дәүләт телләрен һәм туган телләрне укытуның актуаль мәсьәләләре.

Биредә катнашу өчен сиксәнгә якын фәнни доклад кабул ителгән. Чит иллләрдән һәм Мәскәү, Төмән, Элиста, Уфа, Чабаксар, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Ижевск, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр булыр дип планлаштырыла.

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Конференц-залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә. Башлану вакыты - 10.00. Теркәлү 9.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100