Рәфкать Кантюков — “Шәфкатьлелек” ордены иясе

Рәфкать Кантюков — “Шәфкатьлелек” ордены иясе

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Бүген мөфти Госман хәзрәт Исхакый, “Таттрансгаз” җаваплылыгы чикләнгән оешма генераль директоры Рәфкать Кантюковка, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Шәфкатьлелек” орденын тапшырды.

Республикада Рәфкать Габделхәй улы һәрвакыт ярдәмгә әзер булган меценат буларак билгеле. Ул шулай ук милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен торгызуда да үзеннән зур өлеш кертә, моннан тыш, мөселман берлекләре проблемаларын да читтә калдырмый.